Айгөл Бариева матурлык бәйгесендә җиңгән
Финалда 10 хатын-кыз катнашкан. Айгөл чыгышының күп өлешен мәрхүм ире Линарга һәм үзләре арасындагы мөнәсәбәтләргә багышлаган.
Айгөл "Миссис Татарстан-2024" матурлык конкурсында катнашкан һәм "Миссис Казан-2024" исеменә лаек булган.
"Мин бу конкурста катнашуыма бик шатмын. Чыгышымны Линарыма багышладым. 20 ел элек ул минем шундый бәйгедә катнашуымның инициаторы булган иде. Ул бүген дә бик шат булыр иде. Мин аның хуплавын тойдым", - дигән Айгөл.
Комментарийлар