Әкияткә ышаныр чак
Ел ахыры якынлашуы һәрнәрсәдә сизелә. Эштә, өйдә, тирә-ягыбызда бәйрәм рухы сизелә башлый. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә көздән бирле әзерләнгән яңа ел тамашалары гөрли. Шундый күңелле чараны бүге...
Ел ахыры якынлашуы һәрнәрсәдә сизелә. Эштә, өйдә, тирә-ягыбызда бәйрәм рухы сизелә башлый. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә көздән бирле әзерләнгән яңа ел тамашалары гөрли. Шундый күңелле чараны бүген Казан шәһәренең М.И. Мәхмүтов исемендәге мәктәпнең 3б сыйныфы укучылары әзерләгән иде.
Мәктәп сәхнәсе генә димәссең! “Снежная королева” әкиятен яңача сәхнәләштергәндә ваклыклар була алмый дип, спектакльнең һәр ягын уйлаганнар. Бәләкәй артистлар рольгә кергән, үз-үзенә ышанган, костюмы җиренә җиткерелгән, әти-әниләр искиткеч декорацияләр ясаган. Убырлының тавык тәпиендәге йорты да нәкъ әкияттәгечә әйләнә, мәгарәнең дә ишекләре ачылып-ябыла, каминдагы учак та дөрләп тора... Сыйныф җитәкчеләре Наталья Соловьева исә, замана технологияләрен теләп куллана. Кулдан ясалган әйберләрдән тыш зур экранда мөгаллим әзерләгән видео-презентация дә әкият мохите тудырды.
Мәктәпнең быел гына ачылуын исәпкә алсак, укучылар белән беренче елдан ук шундый чаралар оештыру өчен белем йортының бөтен мөмкинлекләре югары дәрәҗәдә булуы аеруча шатлыклы.
Әкият тәмам, ә бәйрәм рухы күңелләрдә кабынды гына әле.
Ә сезнең мәктәп һәм бакчаларда яңа ел бәйрәмнәре ничек узды? Безнең белән дә уртаклашыгыз.
Комментарийлар