Логотип Магариф уку
Цитата:

Актанышта карга боткасы ашаттылар

Актанышта өлкәннәрне дә, яшьләрне дә җәлеп итәрлек «KARGAFEST-OЯFEST» – «Карга боткасы» бәйрәме узды

Ул язны каршы алуга, язгы кыр эшләре башлануга багышлана, тамырлары белән  халкыбызның ерак үткәненә барып тоташа.  

«Бүләк» базасы мәданчыгында узган әлеге чарада мәгариф оешмалары вәкилләре,  балалар бакчалары һәм мәктәп командалары катнашты. Бәйрәм парад белән башланып китте: һәр төркем  безнең туган якларда яшәүче кош төрен сайлап, үзләренә хас киемнәрдән район халкын сәламләп мәйдан аша узды. Командалар кызыклы биюләр, җырлар, такмаклар аша үзләре белән таныштырып, бәйрәмне тамаша кылырга килгән райондашларның һәрберсен кайнар ботка белән сыйлады.

Чара спорт ярышлары, күмәк бию һәм бүләкләүләр  белән үрелеп барды. 

«Карга боткасы»нда оештырылган мәдәни-спорт чарасы бәйрәмгә килгән кешеләрне үзара тагын да якынайтты.

Эльвира САБИРОВА
 Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ