Логотип Магариф уку
Цитата:

Алабуга институтында Җәйге педагогик мәктәп ачылды

КФУның Алабуга институтында 2015 елдан бирле ел саен Җәйге педагогик мәктәп эшләп килә. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән үз алларына педагогик профессияләр үзләштерү максатын куйган студентлар белем...

КФУның Алабуга институтында 2015 елдан бирле ел саен Җәйге педагогик мәктәп эшләп килә. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән үз алларына педагогик профессияләр үзләштерү максатын куйган студентлар белем һәм тәҗрибә туплый.
Быелгы Җәйге педагогик мәктәп проектын «Росмолодежь.Гранты» конкурсында яуланган грант хисабына үткәрергә мөмкин булды. Аның авторы КФУның Алабуга институты студенты Анна Кобцова иде.
Нәтиҗәдә Алабугага Ярославль, Киров, Түбән Новгород өлкәләреннән, шулай ук Татарстаннан, Удмуртия, Чувашстан, Башкортстан һәм Марий Элдан барысы илледән артык студент җыелды. Җәйге педагогик мәктәп эшен оештыруны КФУның Алабуга институты студентлары һәм  укытучылары үз җаваплылыкларына алды.
«Тәҗрибә алмашу, укытучы һөнәрен гомерлек юлдашлары итеп сайлаган тәҗрибәле мөгаллимнәр белән очрашып, ачыктан-ачык, эчкерсез әңгәмәләрдә катнашу, шулай ук киләчәк тормыш юлыңда кирәк булачак яңа белем һәм күнекмәләр үзләштерү – булачак укытучылар өчен бик тә шәп мөмкинлек инде ул», – дип саный Җәйге педагогик мәктәп җитәкчесе  Анна Кобцова.
Быелгы Җәйге мәктәп «Укытучы – киләчәккә йөз тоткан һөнәр ул» дигән темага багышланган иде. Аның дәресләре өч көн дәвамында «Буревестник» лагеренда үтәчәк. Анда әлеге мәктәп шәкертләре педагогика нигезләре һәм уку-укыту процессын оештыру үзенчәлекләре белән танышачаклар, Алабуганың тарихи һәм истәлекле урыннарына экскурсияләрдә дә булачаклар.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ