Логотип Магариф уку
Цитата:

Җәлил оныклары Сәйдәштә җыела

15 февральдә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә VI Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең гала-концерты узачак.

Бу бәйге узган елның 25 октябрендә башланып киткән иде. Анда катнашырга Россиянең 26 төбәгеннән 40 меңнән артык кеше теләк белдергән. Быел анда Төркия, Азәрбайҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Болгария вәкилләре дә чыгыш ясаган. Конкурс 8 номинациядә оештырылган, шигырьләрне 23 телдә уку мөмкин булган. Икенче турга узган 777 конкурсант арасыннан 102 се бүләккә тәкъдим ителгән. Катнашучыларның иң өлкәненә 90 яшь, ул Түбән Нижневартовск каласыннан Химия Шакирҗанова, балалар арасыннан Минзәләдән 2 яшьлек Тимур Садриев.

 Республикабызда «Җәлил укулары» әдәби бәйгесен үткәрү  татар теленең башка телләр арасында дәрәҗәсен күтәрүне, сәләтле балаларны ачыклауны һәм үстерүне, татар халкының  милли үзенчәлеген саклауны күз уңында тота.

Гала-концерт вакытында әлеге конкурста җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү булачак. 

Альберт САБИР
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ