Логотип Магариф уку
Цитата:

Әлмәттә урам себерүче хатын-кызларны бүләкләделәр

Идарәче компанияләрдә урам себерүче 109 хатын-кыз эшли, автомобиль юллары идарәсендә – тагын 10 кеше.

Әлмәттә урам себерүче хатын-кызларны хөрмәтләделәр. Район башлыгы Тимур Нагуманов инициативасы белән хатын-кыз җыештыручыларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр. Алар рәхмәт йөзеннән чәчәкләр һәм бүләкләр алды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

«Безнең урам себерүчеләр – чын герой, алар, бернәрсәгә карамастан, һәрвакыт үз вазифаларын тырышып үти, урамнарны чистарталар һәм имин итәләр. Аларның тугрылыгы һәм тырышлыгы иң югары бәягә лаек», – диелгән хәбәрдә.

«Без хатын-кызларга авыр икәнен күрәбез. Аларның кәефләрен күтәрәсебез килә. Ел башыннан ике ай эчендә бездә ике айлык нормадан артык кар яуды. Әлмәтлеләр шәһәр коммуналь-торак хуҗалыгының барлык хезмәтләре эшенә аңлау һәм хөрмәт белән карасыннар иде. Барыбызга да авыр, әмма без тырышабыз һәм алар тырышалар», – дип билгеләп үтте Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков.

 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ