Логотип Магариф уку
Цитата:

«Алтын каләм» фестиваленең яңа сезоны башланды

«Алтын каләм» фестиваленең яңа сезонына гариза тапшыру кампаниясе ачылды.

«Алтын каләм» – «Золотое перо» яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленең яңа сезонына гаризалар кабул ителә башлады. Анда 14 яшьтән алып 24 яшькә кадәрге егет-кызлар – медиа өлкәсе вәкилләре катнаша ала.

Биредә басма журналистика, подкастлар һәм радио, фотожурналистика, рус һәм татар телләрендә телевидение һәм видеоблогинг, шулай ук дизайн һәм верстка; SMM; реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә юнәлешләрендәге эшләр кабул ителә.

Конкурста Гран-при алучы югары уку йортына медиа юнәлеш буенча укырга керүгә сертификат алачак. Ә уку йортларының иң яхшы медиаүзәкләре 1 млн сумлык сертификат белән бүләкләнәчәк. Индивидуаль номинацияләрдә юнәлешләр буенча I, II һәм III дәрәҗә лауреатлар, «Ел ачышы» номинациясе һәм башка махсус номинацияләр ияләре сайланачак.

Фестивальдә катнашырга гариза бирү өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. Портфолионы zolotoepero2024@yandex.ru электрон почтасына җибәрү зарур (хат темасы — «фамилия һәм катнашучының исеме, юнәлеше»). Гаризаларны 2024 елның 31 гыйнварына кадәр тапшырырга мөмкин.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ