Апаста шигырь бәйрәме
«Пушкин акциясе» кысасында Апас районының Борнаш урта мәктәбендә танылган балалар язучысы, шагыйрь, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ленар Шәех иҗатына багышланган «Шигърият дөнь...
«Пушкин акциясе» кысасында Апас районының Борнаш урта мәктәбендә танылган балалар язучысы, шагыйрь, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ленар Шәех иҗатына багышланган «Шигърият дөньясында» исемле очрашу кичәсе узды. Октябрь башында түгәрәк гомер бәйрәмен каршылаган каләм иясе үзенең бала чагы, шигърияткә нинди юллар аша килүе турында, туган ягына һәм туган телгә булган мәхәббәте хакында сөйләде. Кичәдә язучының тормышы, иҗаты алдан әзерләнгән презентация ярдәмендә яктыртылып барды.
Яшь булуына карамастан, Ленар Шәехнең ирешкән уңышлары да бихисап. Берсеннән-берсе үзенчәлекле шигырьләре белән китап укучыларны үз янында туплый алган шагыйрь бит ул! Шуның өчен дә әлеге кичәдә районның Борнаш, Зур Күккүз, Чүри-Бураш мәктәбе укучылары шигъри бәйгедә моны имтихан тоткандай зур тырышлык белән дәлилләп күрсәтте. Язучы мәктәп укучыларының чыгышларын зур игътибар белән тыңлап, күзәтеп барды. Борнаш урта мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Алсу Хөснуллина белән бергә үзенең бәясен бирде. 1 – 3 нче урыннарны алучы укучыларга махсус бүләкләрен тапшырды. Барлык катнашучыларга грамоталар, язучының быел Г.Х.Андерсен исемендәге Мактаулы дипломга лаек булган «Галинең песие» китабы, аудиокитаплары өләшенде.
1 нче урынга Миңнебаева Нәфисә (3 нче сыйныф, «Татарлык» шигыре); 2 нче урынга Нуруллин Кәрим (2 нче сыйныф, «Кояш» шигыре) һәм Садриева Азалия белән Шакирҗанов Гаяз (2 нче сыйныф, «Безнең урманда» китабы буенча курчак театры чыгышы); 3 нче урынга Гыйләҗиева Эльнара (4 нче сыйныф, «Туган телем» шигыре) һәм Әхмәтова Ильвина (8 нче сыйныф, «Ярый әле, туган авыллар бар» шигыре) лаек булдылар.
Кичәдә «Яз якынлаша», «Көз җыры», «Сала теле», «Шигърият!..», «Исәнме, кояшым, исәнме!..» «Ничек кенә яшәп калырга?..», «Киң кырларда бодай исен исним...», «Дуслык җыры», «Сиңа багышланган шигырь», «Җәй үтеп бара сыман» шигырьләре яңгырады. Бәйгедә 1 нче сыйныфтан алып 8 нче сыйныфка кадәр мәктәп укучылары катнашты.
Кичәдә «Пушкин картасы»ннан файдаланучы укучылар каләм иясенең нәшер ителгән җыентыклары исемен белү максатыннан оештырылган «Китап» уенында катнаштылар. Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елын исәпкә алып, Ленар Шәехнең үзе уйлап чыгарган табышмакларына да бик төгәл җавап бирделәр. Очрашуда язучыга, гомер бәйрәме белән котлап, матур җыр башкарылды һәм истәлек бүләге тапшырылды.
Кичә ахырында язучы белән истәлеккә дип фотосурәткә төшү булды. Шагыйрь кичәне оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде.

Гөлүсә ГАЙФУЛЛИНА, Апас районы Кече Болгаер авыл китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе
Автор фотолары
Комментарийлар