Логотип Магариф уку
Цитата:

«Апуш»лылар Мәкәрҗәдә

Казанның Ленин исемендәге мәдәният сараенда иҗат итүче «Апуш» татар балалар театр студиясе Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиевның татар пьесалары мотивлары буенча инсценировкасында «Мәкәрҗәдә театр» спектаклен тәкъдим итә.

7 май 18.00 сәгатьтә булачак куелышның режиссерлары – Татарстанның халык артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Зөлфия Вәлиева һәм Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Миләүшә Шәйхетдинова. Спектакльгә көйләрне Зөлфия Вәлиева һәм музыка бизәлеше белән аранжировка өчен җаваплы Нияз Вәлиев иҗат итте. Сценограф, рәссам – Татарстанның Рәссамнар берлеге әгъзасы Анастасия Бузунеева. Тавыш режиссеры – Илья Лазарев. Ут куючы рәссам – Тәлгать Латыйпов.

Яшь артистларны премьерага студия остазлары – актерлык осталыгы һәм сәхнә теле педагоглары – Зөлфия Вәлиева һәм Миләүшә Шәйхетдинова, педагог-хореограф Сергей Александров, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, эстрада-джаз вокалының югары категорияле укытучысы Ландыш Фәттахова әзерләде.

Белешмә:

1908 елның август аенда Казан сәүдәгәрләре, байлары, пароходка утырып, Мәкәрҗә ярминкәсенә җыелыша. Шул ук вакытта ярминкәгә Казаннан «Сәйяр» труппасы артистлары да гастрольләр белән килеп төшә. Татар байлары да, аларга ияреп килгән асраулар да театрның нәрсә икәнен үз күзләре белән күрәселәре килә... Барганнармы? Күргәннәрме? Керткәннәрме?  Анысын  килгәч, үз күзләрегез белән күрерсез!

 

Фото «Апуш» татар балалар театр студиясе архивыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ