Логотип Магариф уку
Цитата:

Арчада ясалма фәһем программасын куллану буенча семинар узды

11 октябрьдә Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында «Һөнәри белем бирү оешмаларының белем бирү процессында «Дәрес конструкторы» ясалма интеллект программасын куллану» зона семинар-практикумы узды дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Чараның инициаторы - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә Казан сәүдә-икътисад техникумы.

«Дәрес конструкторы» ясалма интеллект программасы педагогка документация йөкләнешен киметүгә ярдәм итә.

Семинарда укыту эше, фәнни-методик эш буенча директорлар урынбасарлары, педагогик, авыл хуҗалыгы һәм нефть эшкәртү профильләре урта һөнәри белем бирү оешмаларының җитештерү буенча укытучылары һәм мастерлары катнашты.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ