Логотип Магариф уку
Цитата:

Армиягә чакыру хәбәрен көтмичә

Дәүләт Думасы  икенче укылышта хәрби хезмәткә чакыру яше җиткән гражданнарны  чакыру хәбәре алмаган очракта, хәрби комиссариатларга үз ирекләре белән килергә мәҗбүрили торган  канун про...

Дәүләт Думасы  икенче укылышта хәрби хезмәткә чакыру яше җиткән гражданнарны  чакыру хәбәре алмаган очракта, хәрби комиссариатларга үз ирекләре белән килергә мәҗбүрили торган  канун проектын кабул итте. Канун проекты беренче укылышта 2018 елның апрелендә беренче укылышны узган, Россия парламентының түбән палатасы базасында басылып чыккан иде.
 Канун проектын икенче укылышта 22 февральдә  кабул иттеләр. Текстта: “ Хәрби хезмәткә чакыру тәмамланган вакытта чакыру алмаган гражданнар, хәрби хезмәткә чакыру хәбәрен,  чираттагы хәрби хезмәткә  чакыру килгәнче, хәрби комиссариатка килеп,  кул куеп алып китәргә тиеш,” – диелә.
Моннан кала, канун проекты кабул ителә калганда, чакыру хәбәре почта буенча заказлы хат белән җибәрелергә мөмкин. Чакыру турында  хәбәр анда чакырылучының  яки  аның балигълык яшенә җиткән  туганының куелган кулы  булган очракта гына  алынган булып санала.
Канун проектының өченче укылышта каралу вакыты әлегә билгеләнмәгән.
                                                     Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ