Логотип Магариф уку
Цитата:

“Артек” – һәр баланың хыялы

Мәгариф һәм фән министрлары катнашында «Киләчәкне формалаштырып» форумы кысаларында элек-электән балаларны үзенә тартып торган «Артек» та үз стендын  тәкъдим итте.Аның чит ил делегатларында &nbsp...

Мәгариф һәм фән министрлары катнашында «Киләчәкне формалаштырып» форумы кысаларында элек-электән балаларны үзенә тартып торган «Артек» та үз стендын  тәкъдим итте.

Аның чит ил делегатларында  зур кызыксыну уятуы очраклы түгел,  чөнки  «Артек» –   рәсми рәвештә халыкара статус алган балалар лагерьларының халыкара ассоциациясендә  (ICF) әгъза булып торган  балалар үзәге.  Лагерь  оешып (1925 ел) бер ел узуга, ягъни  1926 ел ахырына   анда инде Германия, Голландия, Дания, АКШ, Франция һәм  Великобритания  балалары да ял итә. Соңрак балалар дипломатиясе дип аталачак феноменга нәкъ менә шул интернациональ  элемтәләр нигез сала да. Үзенең үсешен электән үк балалар дипломатиясе сыйфатында дәвам итүче  «Артек»   2014 елдан  2022 елга кадәр   дөньяның   94 иленнән 8 410 баланы кабул иткән.   Аеруча  Украина, Кыргызстан, Казахстан, Франция, Белоруссия, Үзбәкстан, Молдова, Сирия, Әрмәнстан, Эстония, Германия, Испания, Италия, Кытай, Болгария балалары биредә иң еш булучылардан икән.

– Чит ил балалары безгә башлыча   мәгариф программалары конкурсларында җиңүчеләр, шул ук вакытта   «Живая классика» нәфис сүз конкурсы, Социаль-мәдәни инициативалар  фонды, РФнең тикшерү комитетлары  һ.б.  аша киләләр. Балалар дипломатиясе өлкәсендә  «Артек»  эшчәнлегенең нигезен  партнерларның мәгариф программалары базасы тәшкил итә, – дип белдерә  «Артек» җитәкчелеге.

Расиха ФАИЗОВА


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ