Логотип Магариф уку
Цитата:

Атна ахырына Татарстанга көзге салкын һава торышы киләчәк

Якын көннәрдә Татарстанда һава температурасы төшүен дәвам итәчәк. Шимбә көндез температура 20 градуска кадәр дә күтәрелмәячәк. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.Бүген, 25 августта, республикада коры...

Атна ахырына Татарстанга көзге салкын һава торышы киләчәк





Якын көннәрдә Татарстанда һава температурасы төшүен дәвам итәчәк. Шимбә көндез температура 20 градуска кадәр дә күтәрелмәячәк. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
Бүген, 25 августта, республикада коры һава торышы көтелә. Төнлә термометр баганалары 6-11 градус күрсәтәчәк, көнчыгышта 1-6 градус, ә түбәнлекләрдә туфракта 0 градуска кадәр туңу ихтимал. Көндез һава 16-21 градуска кадәр җылыначак.
Шимбә көнне көндез кыска вакытлы яңгырлар фаразлана. Төнлә температура 3-8 градус тәшкил итәчәк, көнбатышта 9-11 градус җылы булачак. Көндез 14-19 градус көтелә.
Якшәмбе көнне синоптиклар көзге һава торышын фаразлый – салкын һәм болытлы. Төнге сәгатьләрдә 3-8 градус, көнбатышта 11 градуска кадәр, ә көндез 12-17 градустан артык түгел дип фаразлана.



tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ