«Җавап – сездән, бүләк – бездән» бәйгесе дәвам итә
Дуслар,күрми калмадык дип борчылмагыз! Игътибарыгызга «Гаилә һәм мәктәп» журналының гыйнвар санында басылып чыккан чираттагы сорауларны тәкъдим итәбез. Кирамән-кәтибин дип кемнәрне атыйлар? Алар нәр...
Дуслар,күрми калмадык дип борчылмагыз! Игътибарыгызга «Гаилә һәм мәктәп» журналының гыйнвар санында басылып чыккан чираттагы сорауларны тәкъдим итәбез.
- Кирамән-кәтибин дип кемнәрне атыйлар? Алар нәрсә башкара?
- Нинди сүрә Коръәннең өчтән бер өлеше булып санала?
- Кабердә сораулар бирүче фәрештәләрнең исемнәрен атагыз? Алар нинди сораулар бирәчәк?
- Нинди ураза 2 еллык гөнаһларны бетерә?
- Пәйгамбәребез (с.г.с.) нең кайсы сәхабәсе иң күп хәдис белгән?
Җавапларны 28 гыйнварга кадәр gaila-mektep@mail.ru электрон почтасы аша җибәрергә була. Хатны «Ислам динен беләсезме?» дип тамгаларга онытмагыз!
Исегезгә төшерәбез: җаваплар 2019 елның 1 нче яртыеллыгына «Гаилә һәм мәктәп» журналына язылу турында квитанция күчермәсе белән бергә кабул ителә.
Җиңүчегә «Иман» нәшриятында басылып чыккан китаплар бүләк ителәчәк.
Комментарийлар