«Авыл укытучысы-2022» конкурсы җиңүчеләре билгеле (Фото)
Эчке бер дулкынлану, борчу-матавыклану белән көттек быелгы «Авыл укытучысы» конкурсын. Беренчедән, әлеге бәйгенең йомгаклау турын ничә еллар үзендә уздырып килгән Казандагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче...
Әйтергә кирәк: иртәнге 8 нче яртыдан башланып кичке сәгать дүрткә кадәр дәвам иткән конкурс гаять тә киеренке, әмма зур оешканлык белән үтте. Конкурс барышына артык күп тукталмыйча (алары хакында җурналыбызның октябрь ае санында дөнья күрәчәк язмада бәян ителер әле), «Авыл укытучысы-2022» республика конкурсының нәтиҗәләрен игълан итик:
I урында – Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбенең физика, информатика укытучысы Руслан Дамир улы НӘБИУЛЛИН. Ул III турда VIII сыйныфта физикадан «Җисемнең эчке энергиясен үзгәртү ысуллары» дигән темага дәрес күрсәтте.

II урында – Биектау районы Әлдермеш урта мәктәбенең биология укытучысы Гөлназ Мансур кызы САБИРОВА.

III урында – Аксубай районы Иске Ибрай урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рамил Хафиз улы СӨЛӘЙМАНОВ белән Питрәч районы Татар Тау Иле урта мәктәбенең биология укытучысы Зөлфия Равил кызы ҖИҺАНШИНА.


Калган конкурсантларыбыз түбәндәге номинацияләр буенча җиңүче дип билгеләнде:
«Җиңүгә омтылыш» номинациясендә – Биектаудагы Г.Баруди исемендәге 4 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнар Мансур кызы ХӘЛИЛОВА.

«Нәтиҗәле иҗади эшчәнлек өчен» номинациясендә – Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Рәмзил кызы ШӘРИПОВА.


«Үзе укыткан предметына мәхәббәт» номинациясендә – Әлмәт районы Миңнебай станциясе төп мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гүзәл Мөкатдәс кызы ӘХМӘТЗАҺИРОВА.


«Тема тирәнлеге өчен» номинациясендә – Арча районы Шушмабаш урта мәктәбенеә биология һәм география укытучысы Рузилә Рәфыйк кызы ҺАДИЕВА.


Тәрбиячеләр арасында «Туган телгә мәхәббәт» номинациясенә Актаныш районы Актаныш авылы «Гомуми үсеш бирүче 3 нче балалар бакчасы» тәрбиячесе Әлфирә Индус кызы Шакирова, «Имин булсын балалар» номинациясенә Балтач муниципаль районының «Катнаш төрдәге Балтач 5 нче балалар бакчасы» тәрбиячесе Гөлназ Нурулла кызы Закирова лаек дип табылды.


Җиңүчеләребезне ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Киләчәктә дә аларга җиңү шатлыкларын кат-кат татырга насыйп булсын дигән изге теләктә калабыз.








Таһир САБИРҖАНОВ
Альберт САБИРОВ фотолары
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Казах даласының моң-сагышлары киндердә
Россиядә Казахстан Республикасы мәдәният атналыгы кысаларында М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында узган чарада Казахстанның сәнгать осталары гына чыгыш ясап калмады, бер үк вакытта &nb...


«Бу эшләрне сез Казахстаннан ук алып килдегезме?» Тамашачылар тарафыннан Камил Рамилевичка иң еш бирелгән сорау шул булгандыр, мөгаен. Юк, Казахстаннан түгел. Киресенчә, казах рәссамнары үзләре Алабугада уза торган халыкара арт-симпозиумнарга килгәч эшләгән картиналар иде алар.
Белүебезчә, арт-симпозиум төрле елларда төрле темалар яссылыгында уза. Шуңа күрә дә биредә тема төрлелеген абайлау кыен түгел. Җыеп кына әйткәндә, тарихи хәтер аһәңенә колак сала монда тамашачы. Казах халкының җанын, буыннан-буынга мирас булып килүче бишек җырлары, халык моңнары, милли йолалар, тормыш-көнкүрешенә йогынты ясаган, мөһим сәүдә юлы ролен үтәгән Бөек Ефәк юлы да чагылыш тапкан аларда.

Камил МУЛЛШЕВ. «Бишек җыры». «Дала алиһәсе».
Нурлан КИЛИБАЕВ. «Бәхет».

Радина БАТПЕНОВА. «Әже» («Әби»).

Радина БАТПЕНОВА. «Калындык».

Александр ТРОФИМОВ. «Шалтыравык ни турында сөйли?»

Радина БАТПЕНОВА. «Ефәк кыз».

Александр ТРОФИМОВ. «Күктәге йолдызым».
Расиха ФАИЗОВА
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар