Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл укытучысы - 2024» бәйгесенең вакыты озайтылды

Катнашу өчен гаризаларны 2024 елның 31 июленә кадәр җибәрергә мөмкин.

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән бергәлектә оештырылган «Авыл укытучысы» бәйгесенә «Мәгариф» журналы редакциясе эшләр кабул итүне дәвам итә. Катнашу өчен гаризаларны 2024 елның 31 июленә кадәр җибәрергә мөмкин.

Конкурста Татарстан һәм Россия төбәкләренең район үзәкләрендә, бистәләрдә, шәһәр тибындагы бистәләрдә, авылларда эшләүче мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми, өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре катнаша ала. Бәйге өч этаптан торачак.

Беренче этапта бәйгедә катнашучылар редакция тәкъдим иткән темага иҗади эш – эссе язарга, видеопрезентация һәм дәрес эшкәртмәсе яки шөгыль, дәрестән тыш чара конспекты җибәрергә тиеш.

Икенче этапта нигезләмәдә тәкъдим ителгән темаларның берсенә дәрес яки дәрестән тыш чара, балалар бакчасы өчен шөгыль барышын видеога яздырып җибәрергә кирәк булачак. 

Өченче этап – ачык дәресләр ярышы. 

Гаризалар һәм эшләр 2024 елның 31 июленә кадәр кабул ителә.

Катнашучының «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары комплектына язылганлыгын раславы сорала. П2433 индексы буенча басма вариантка язылган очракта, бәйгедә катнашучының почта квитанциясе күчер¬мәсен (фотога төшергән яки башка ксерокопиясен) җибәрүе шарт. 

Конкурста I, II һәм III дәрәҗә Дипломга ия булучыларга акчалата премияләр бирелә: 
I урын – 50 мең сум; 
II урын – 30 мең сум; 
III урын – 20 мең сум. 

Шулай ук 5 номинация буенча 10 ар мең сумлык кызыксындыру премиясе дә карала. 

Ә иң яхшы 2 тәрбияче – 20 шәр мең сум алачак. 

Бәйгенең нигезләмәсен әлеге сылтама буенча карарга мөмкин. 

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ