Логотип Магариф уку
Цитата:

Бакаларның авызлары нигә зур?

Гыйбрәтле әкият.

Сез бакаларның авызы нигә зур икәнлеген беләсезме? Белмәсәгез,  сөйлим. Борын-борын заманда Таллык дигән күлдә бакалар гаиләләре белән яшәгән. Ул вакытта бакалар кечкенә генә авызлы, бик матур булганнар, ди. Таллыкта бик елак бер бака малае туган. Көне-төне елаган да елаган. Һаман елаганга күрә, бака малаеның күзләре акайган, ямьсезләнгән. Тора-бара тавышы да карлыккан. Ул туктарга уйламаган да, үзе «Мине күрәләр микән?» дигәндәй, як-ягына караган. Әле елау гынамы соң, өч яшен тутырса да, һаман имезлек суырган. Берсен авызына каба, берсен кулына тота, ди. Йокы вакыты җиткәч, «Әнием, мәмием!» дип такмаклап-такмаклап елый икән. Туктаусыз елаган, имезлек суырган бака малаеның авызы зурайган да зурайган, колагына кадәр барып җиткән. Шуннан бирле бакаларның авызлары зур икән. Менә, балалар, күп еларга һәм имезлекне озак суырырга ярамый, югыйсә бакалар кебек зур авызлы булып калуыгыз ихтимал.

Нурия Сәйфетдинова, Балык Бистәсе районы Олы Елга авылы «Умырзая» балалар бакчасы тәрбиячесе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ