Балалар бакчасында Бөек Җиңүгә багышланган чара үтте
Дәрвишләр бистәсендә урнашкан 298 нче балалар бакчасында Бөек Җиңүгә багышланган чара узды.
Чараны тәрбиячеләр Наталия Яковлева, Рузанна Ракова, музыкаль җитәкче Екатерина Денежкина оештырдылар.
Бәйрәмдә Бөек Җиңүгә багышланган җырлар, шигырьләр яңгырады. 4-5 яшьлек балалар төркеменә йөрүче кызлар һәм малайлар бию ярдәмендә тамашачыга сугыш ачысы турында сөйләде.
Автор – Рамилә Сөләйманова. Автор фотосы.





Комментарийлар