Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар өлкәннәргә үзенчәлекле бүләк ясаган

Башкалабыз Казанның 19 нчы гимназиясе балалары әти-әниләре белән бергә Яңа ел акциясендә катнашты...

Башкалабыз Казанның  19 нчы гимназиясе балалары әти-әниләре белән бергә Яңа ел акциясендә катнашты. 


Гимназиянең 1–11 нче сыйныф укучылары Татарстандагы өлкәннәр һәм инвалидлар яши торган интернат-йортларына  805 махсус открытка ясады, дип хәбәр итә Татарстаннның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының рәсми сайты. 


805 бәйрәм  открыткасы – 805 игелек һәм тәрбия дәресе. Иҗади эш барышында балалар әти-әниләре белән бергә файдалы итеп вакыт үткәрде. Алар игелекле эшләр, бүләкләр ясарга, тирә-юньдәгеләргә җылылык һәм яхшы кәеф бирергә өйрәнделәр. Дәресләр шулай ук балаларның иҗади күнекмәләрен үстерергә ярдәм иткән. Гимназия укучылары хатлар һәм открыткалар язарга өйрәнделәр, ди проект авторлары. Балаларның әлеге үзенчәлекле бүләкләре өлкәннәргә һәм инвалидларга бәйрәм шатлыгы тоярга ярдәм иткән.


Мөршидә Кыямова

 

Фото Татарстаннның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү

һәм социаль яклау министрлыгының рәсми сайтыннан алынды. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ