Логотип Магариф уку
Цитата:

Баланы беренче класска интернет аша яздыру тәртибе

1 февральдән балаларны беренче класска яздыру башланды. Ата-аналар бу эшне, мәктәпкә килеп (кабул итү комиссиясенең эш вакытын алдан белешергә), яки интернет аша – Татарстан Республикасының дәүләт һәм...

1 февральдән балаларны беренче класска яздыру башланды. Ата-аналар бу эшне, мәктәпкә килеп (кабул итү комиссиясенең эш вакытын алдан белешергә), яки интернет аша – Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында гариза тутырып та башкара ала.


0 адым

 Гаризаны электрон рәвештә тапшыру өчен, башта Россиянең дәүләт хезмәтләре порталында, аннары Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә кирәк.


https://uslugi.tatarstan.ru/ адресы буенча Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына кереп, “Образование” бүлеген сайлыйбыз.


1 адым

Аннары «Образовательные учреждения: подача заявления, получение информации о программах» дигән бүлеккә чиртәбез дә гаризаны тутырабыз. Биредә ата-аналар үз муниципаль районын-шәһәрен һәм үзләрен кызыксындырган белем бирү оешмасын сайлый, аннары балалары һәм үзләре турында тиешле мәгълүматны тутыра.


2 адым

Эшне төгәлләп бетергәч, система номер тәкъдим итә. Ата-аналар үз гаризалары буенча чыгарылган нәтиҗәне шул номер буенча белә ала.


Гаризаны электрон рәвештә тутырганнан соң, документларның оригиналларын – баланың туу һәм яшәү урыны турында теркәлү таныклыкларын биш көн эчендә белем бирү оешмасына алып килергә кирәк.


Баланы беренче класска кабул итү гаризасы җиде көндә карала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада һәм “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау тантанасы берләштерелеп үткәреләчәк

Февраль аеннан төрле төбәкләрдә олимпиадалар башланып китте. Бу елны Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада һәм “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау тантанасы берләштерел...

Февраль аеннан төрле төбәкләрдә олимпиадалар башланып китте.


 
Бу елны Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада һәм “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау тантанасы берләштерелеп, Казанның «Баскет-холл» бинасында үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ