Логотип Магариф уку
Цитата:

Бәрәкәт булсын өчен киңәшләр

“Бәрәкәт – Аллаһның рәхмәте килеп, аз гына нәрсәләрнең дә артып, күбәеп ирешүе ул. Бәрәкәт булса, аз гына акча да, вакыт та җитешле була. Бу хакта Пәйгамбәрез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәлам хәбәр иткән.

Бәрәкәт булсын өчен кайбер киңәшләр:
1. Һәр эшне "Бисмилләһ" сүзләрен әйтеп башлау.
2. Коръән уку.
3. Ризыкны гаилә белән бер табын артында утырып ашау.
4. Ризыкны калдырмыйча ашап бетерү.
5. Йокыдан иртә уяну.
6. Һәр эшебездән соң, гомумән, һәр көнне, Аллаһыга шөкер сүзләрен әйтү.
7. Хәер, сәдака бирергә тырышу.
8. Туганнар белән элемтәне саклау.

Бу исемлекне тагы да дәвам итеп булыр иде, әлбәттә. Әлегә шуларны "көн кадагына" беркетеп, тормышыбызга кертеп җибәрсәк, һичшиксез, үзебез дә һәр көннең, эшнең, сәгатьнең, гомумән тормышыбызның бәрәкәтен күрербез!” – дип яза Тимергали хәзрәт Юлдашев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ