Логотип Магариф уку
Цитата:

Башкорт "Тормыш агачы"

Казан мэриясенең һәм Халыклар дуслыгы йорты оештырган "Тормыш агачы" проектының чираттагысы башкорт халкы тарихы һәм мәдәниятенә багышланган иде. Казан шәһәренең Максим Горький исемендәге Үзәк ял парк...

Казан мэриясенең һәм Халыклар дуслыгы йорты оештырган "Тормыш агачы" проектының чираттагысы башкорт халкы тарихы һәм мәдәниятенә багышланган иде. Казан шәһәренең Максим Горький исемендәге Үзәк ял паркында бу бәйрәм бик күңелле һәм җылы атмосферада узды.

Килгән кунакларны матур, моңлы башкорт җырлары белән каршы алдылар. Бер аллеяда башкорт милли киеме күргәзмәсе, ә икенче аллеяда тирән мәгънәле фотокүргәзмә урнашкан иде. Ул фотокүргәзмәнең үзенчәлеге шунда: анда куелган һәр фотога комментарий рәвешендә башкорт халык мәкале һәм аның тәрҗемәсе язылган.
Килгән халыкка башкорт халык ашлары, киездән бизәк төшерү, курайда, кубызда уйнау буенча мастер-класслар да күрсәтелде.
Бу бәйрәмдә республикада яшәүче башкорт халкы вәкилләренең сәнгать берләшмәләре катнашты. Төрле уеннар һәм квест ярдәмендә халыкны башкорт мәдәнияте белән таныштырдылар. Махсус килгән кунаклар да, паркта ял итүче Казан кешеләре дә әлеге матур җырлы-биюле кичәне бик җылы кабул иттеләр. Мондый бәйрәмнәр чыннан да кирәкле. Алар халыкларны бер-берсенә якынайта һәм бер-берсе хакындагы белемнәрне арттыра.

Айсылу Имамиева


Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ