Логотип Магариф уку
Цитата:

БДИны 100 баллга тапшыручыларны акчалата премияләр белән бүләкләячәк

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы быел БДИны йөз баллга тапшырган чыгарылыш сыйныф укучыларын матди яктан бүләкләячәк.

Өстәвенә, бүләкләү күләме максималь нәтиҗәгә тапшырылган предметлар санына бәйле дип белдерде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта.

“Бу елда БДИ буенча максималь нәтиҗә алган чыгарылыш укучыларын ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан матди бүләкләү көтәчәк. Аларга, нәтиҗәне исәпкә алып, бер тапкыр бирелә торган шәхси акчалата бүләк биреләчәк: 15, 25, 35 мең сум”, – дип белдерде ул.

Татарстанда барлыгы 342  кеше БДИны 100 баллга тапшырган (бер, ике һәм өч предмет буенча).

 

        "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча    

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ