БДИны яңадан биргән укучылар үзләренең нәтиҗәләрен яхшырткан
Июльдә БДИны яңадан тапшыру хокукыннан барлыгы 105 меңнән артык Россия укучысы файдаланган.
“Беренчел анализ күрсәткәнчә, өстәмә көннәрдә Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) тапшыручыларның 73 % ы үз нәтиҗәләрен яхшырткан, 9 % катнашучының баллары үзгәрмәгән, бу нигездә аларның белемнәрен раслады”, – дигән РИА Новостига Россия Рособрназдор башлыгы Анзор Музаев.
Исегезгә төшерәбез: быел бер предмет буенча БДИны яңадан бирү мөмкинлеге булдырылды. Яңадан тапшыруның үзенчәлеге шунда: алдагы балл, хәтта югарырак булса да, юкка чыгарыла.
Комментарийлар