Бер ел эчендә Казанда 1036 күп балалы гаилә бушлай җир алган
Ел башыннан бирле 1036 күп балалы гаилә бушлай җир алды, тагын 200 е мәйдан сайлау комиссиясенә чакырулы.
2024 елда күп балалы гаиләләргә тәкъдим ителә торган җирләрнең күпчелеге Биектау районында урнашкан, әмма киләчәктә Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш һәм Питрәч районнарына җир бирү планлаштырыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов хәбәр итте.
Фото: Денис Гордийко
Комментарийлар