Логотип Магариф уку
Цитата:

«Без Путинны яратабыз» автойөреше узды

Изге Вәли көнендә Татарстанда «Без Путинны яратабыз» автоузышы булды.

Бүген, Изге Вәли көнендә, Татарстанда «Без Путинны яратабыз» автойөреше булды. Тугыз ак автомобиль М12 «Восток» трассасы һәм Казан янындагы Волга аша узган яңа күпердән үттеләр. «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Казан. Социаль төркем» паблигында шуның видеосы чыкты.

Машиналарның түбәсендә «Без Путинны яратабыз» язуын хасил иткән хәрефләр һәм символлар урнаштырылган, «яратам» сүзе ал төстәге йөрәккә алыштырылган иде. Бу сүзләргә «Текәрәк валентинканы бүген инде күрмәячәксез!» дигән аңлатма да бирелгән. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Мәскәүдән Казанга кадәр М12 «Восток» трассасы буйлап машиналар хәрәкәтен Россия Президенты Владимир Путин 2023 елның декабрь ахырында ачты. Ул дәүләт башлыгы тәкъдим иткән «Транспорт инфраструктурасын яңарту» илкүләм проекты буенча төзелде.

Магистраль ачылганнан бирле бу юлдан 3,1 миллион тапкыр узганнар. Кичә Путин ил хөкүмәтенә һәм «Автодор» компаниясенә М12 трассасыннан файдаланган өчен оптималь тарифлар буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ