Логотип Магариф уку
Цитата:

«Бөек Җиңү Геройлары» X бөтенроссия әдәби конкурсына гаризалар кабул ителә

«Бөек Җиңү Геройлары» X бөтенроссия әдәби конкурсына гаризала кабул ителү кампаниясе башланды. Конкурска теләгән һәркем эпик, тарихи яки хәрби-патриотик темага иҗади эш җибәрә ала.

Иҗади бәйге яшь буында сугышчы-геройларның батырлыкларына карата патриотизм һәм горурлык хисләре тәрбияләү, Россиянең хәрби-тарихи мирасын саклап калу максатыннан оештырыла.

Катнашучылар «Проза» (әдәби хикәя), «Поэзия» (шигырь), «Публицистика» (эссе, очерк, новелла), «Каләм сынау», «Рәсем», «Җыр» кебек номинацияләрдә үз көчләрен сынап карый ала. Иҗади эшләр 1  майга кадәр кабул ителә.

Конкурс нәтиҗәләре буенча «Бөек Җиңү Геройлары» катнашучыларына  сертификатлар биреләчәк. Җиңүчеләрне  дипломнар белән бүләкләячәкләр. Конкурсның нигезләмәсе белән шушы сылтама аша танышырга мөмкин.


Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ