Болгарда Халыкара волонтерлар лагере эшли
Болгарда Халыкара волонтерлар лагере оештырылды. Биредә волонтерлар өч үнәлештә эшлиләр: археологик казулар, кыр шартларындагы консервация һәм туристлар белән эшләү, дип хәбәр итә Болгардан «Мәгариф»...
Болгарда Халыкара волонтерлар лагере оештырылды. Биредә волонтерлар өч үнәлештә эшлиләр: археологик казулар, кыр шартларындагы консервация һәм туристлар белән эшләү, дип хәбәр итә Болгардан «Мәгариф» журналисты Сиринә Мөхәммәтҗанова.
Ачылыш тантанасыннан соң журналистларны волонтерларның эшчәнлеге белән таныштырдылар.
Лагерьдә катнашучылар сүзләренә караганда, алар вак кисәкләрдән керамик савыт-сабалар жыялар. Лениногорск шәһәренән булган Айгөл Гыйләжевага бу шогыль бигрәк тә ошый.
«Бу мина балачакта пазллар җыюны хәтерләтә», – ди кыз.
Биредә археологик казу эшләре алып барыла.


23 яшьлек Чистай егете КФУ магистры Виталий Шепилов: «Бик күп файдалы казылмалар табыла. Элекке базар урынында тәнкәләр, тукымалар таптым. Мин биредә бик теләп катнашам. Документлар аркылы өйрәнүгә караганда, үзең шул эшләрдә катнашу күпкә кызыграк, — дип уртаклашты.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Мәгариф министрлыгы татар телен тиз арада нәтиҗәле өйрәнү курсына бәйге игълан итте
Мәгариф һәм фән министрлыгы татар телендә аралашу тәҗрибәсе туплау юнәлешендәге “Без - Тукай оныклары” дип аталган төбәкара палаткалы лагерь оештыру һәм үткәрү буенча бәйге игълан итте.Контрактның баш...

Мәгариф һәм фән министрлыгы татар телендә аралашу тәҗрибәсе туплау юнәлешендәге “Без - Тукай оныклары” дип аталган төбәкара палаткалы лагерь оештыру һәм үткәрү буенча бәйге игълан итте.
Контрактның башлангыч бәясе - 1,7 млн сум, гаризалар 10 августка кадәр кабул ителә. Мәгълүмат дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.
Лагерь - 300 катнашучыга, смена 7 көнгә исәпләнгән. 100 палатка, 150 кеше сыешлы актлар залы, сәхнә, спорт чатыры, 6 уку бүлмәсе, ашханә, медицина пункты һәм медиа-үзәк булачак.
Телне тиз арада нәтиҗәле өйрәнү - интенсив курсы дипломлы укытучылар тарафыннан палаткалы лагерь өчен махсус әзерләнә. Уку барышында татар телендәге аз билгеле булган әсәрләр белән танышу, җырлар өйрәнү булачак. Дәресләр интерактив аралашуга корылачак.
Шулай ук программада татар милли уеннары, осталык дәресләре, спорт чаралары, татар мәдәнияте дәресләре каралган. Курс ахырында катнашучыларга сертификатлар һәм дипломнар тапшырыла.
"Татар-информ" МА материаллары буенча.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар