Бөтендөнья театр көне
27 март Бөтендөнья театр көне билгеләп үтелә.
Театр – иң борынгы сәнгатьләрнең берсе. Ул Борынгы Грециядә барлыкка килгән.
Мәсәлән, Казанда беренче даими театр 1791 елда актер В.Бобровский җитәкчелегендә барлыкка килә.
Ә татар театрының туган көне итеп 1906 елның 22 декабре санала. Бу көнне Казанда татар телендә беренче публик куелышы узган – прогрессив татар яшьләре тарафыннан уйналган «Кызганыч бала» һәм «Гыйшык бәласе» пьесалары күрсәтелгән.
Комментарийлар