Бөтенроссия һәм Республика мәктәп укучылары олимпиадаларының муниципаль этабы башланды
7 ноябрьдә Бөтенроссия һәм Республика мәктәп укучылары олимпиадаларының муниципаль этабы старт алды.
Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы 7 ноябрьдән 19 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. ә 7 ноябрь – 20 декабрь көннәрендә Республика мәктәп укучылары олимпиадасы үтәчәк.
Катнашучылар 24 уку фәненнән үз белемнәрен күрсәтәчәк. Республика олимпиадасы дисциплиналары исемлегенә төбәк өчен уникаль булган фәннәр кертелгән. Алар арасында геология, Татарстан һәм татар халкы тарихы, туган телләр (чуваш, удмурт, мари, башкорт, мордва (эрзя, мокша) һәм башкалар.
Олимпиадаларны уздыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты бурычларына туры килә. Ул яшь гражданнарның үз-үзләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыруга һәм аларның интеллектуаль потенциалын ачуга юнәлдерелгән.
Фото: нейрочелтәр





Комментарийлар