Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүген «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсының финалы старт алачак

Бүген, 16 сентябрьдә, 14.00 сәгатьтә «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсын ачылу тантанасы узачак. Үткәрелү урыны: Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты.

16–21 сентябрь көннәрендә Казанда Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы «Россия Федерациясе халыкларының туган телләре федераль институты» федераль дәүләт бюджет учреждениесе белән берлектә «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсының йомгаклау этабын үткәрә. Конкурсның максаты – төп белем бирү программаларын туган телдә гамәлгә ашыручы иң яхшы туган тел укытучыларының һәм тәрбиячеләрнең инновацион педагогик тәҗрибәсен ачыклау, шулай ук аларга ярдәм итү һәм бүләкләү.

Быел бәйге өченче тапкыр оештырыла һәм анда Россиянең 79 субъектыннан укытучылар һәм тәрбиячеләр, шулай ук жюри әгъзалары, мәгарифне үстерү министрлыклары һәм институтлары вәкилләре катнаша.

17 сентябрьдә Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән 79 педагог катнашында Казан шәһәренең «Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл полилингваль комплексы» базасында укытучылар өчен конкурс сынаулары старт ала. Бәйге жюрилары конкурсантларны биш көн дәвамында түбәндәге конкурс сынаулары буенча бәяләячәкләр: «Методик остаханә», «Дәрес», «Класс сәгате», «Мастер-класс»

18 сентябрьдә Казанның «Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл полилингваль комплексы базасында» «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телен үстерүнең иң яхшы тәҗрибәләре» номинациясен ачу тантанасы узачак.


21 сентябрьдә финалда 5 укытучы һәм 5 тәрбияче көч сынашачак, аннан соң конкурс җиңүчеләре билгеләнәчәк.

«Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсының ябылу тантанасы 21 сентябрь Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов катнашында Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында узачак.

Татарстан Республикасын Казан шәһәре Идел буе районының 19 нчы гимназиясенең туган тел һәм әдәбият укытучысы Гарифҗанова Ләйлә Фаяз кызы – «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2024» һөнәри конкурсы җиңүчесе тәкъдим итәчәк.

Виджет фотосы: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ