Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүген Леонид Петраев гомер бәйрәмен билгеләп үтә

«Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары коллективы Сезне туган көнегез белән кайнар котлый.

Педагоглар гаиләсендә бу тормышка аваз салып, үз хезмәтегезне дә укытучылыкка багышлаган һәм бүгенге көндә Минзәлә муниципаль районы мәгариф бүлеге җитәкчесе буларак, Сезне хезмәттәшләрегез дә, укучылар да, ата-аналар да хөрмәт итә. Алар белән Сез милли телләрдә иркен һәм матур итеп аралашасыз. Алга таба да һәрвакыт милли җанлы, ихлас, ягымлы, кайгыртучан җитәкче булып калыгыз. «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары коллективының якын дусты, фикердәшчесе буларак, мәгариф өлкәсен үстерүгә бергә-бергә өлеш кертергә насыйп булсын.

Минзәлә төбәге герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм башка каһарманнарның, педагогларның исемен горур йөртә, яшьләр алар рухында тәрбияләнә. Сез үстергән бүгенге буын балалары, киләчәктә Ватанга тугры хезмәт итүе белән, куйган хезмәтләрегезгә җавап  кайтарыр.

Леонид Валерянович, сезгә бәхет, җан тынычлыгы,  педагоглык эшегездә һәм тормышыгызда уңышлар, иминлек, нык сәламәтлек, игелекле, үзегез кебек лаеклы укучылар тәрбияләвегезне теләп калабыз. 

Фото: Альберт САБИР 

Галерея

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ