Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүредән курыксаң, урманга барма, диләр

«Һәр чорның үз аучысы бар, табигать бай: корбан булырга тиешле кыргый хайваннар, җәнлекләр, кошлар даими үрчеп тора, – диде егерь Николай, сунарчылык белән кызыксынуымны белгәч. – Элек 18 яшьтән утлы корал сатып алырга, ауга чыгарга мөмкин иде. Соңгы вакытта моңа тагын 3 елны өстәп куйдылар. Күреп торасыз: яшьләр арасында яхшысы да, яман уйлысы да, психик яктан тотрыксызлары да очрый. Ә менә сез кызыксынган хатын-кыз аучылар сирәк очрый. Алай да шуларның берсе белән таныштыра алам. Гадәттә, ул ауга әтисе белән йөри».

Чирек гасырга якын сунарчылык белән шөгыльләнгән әтиле-кызлы Екатерина һәм Михаил Петрановскийлар белән әнә шулай танышып киттек.

 

ӘТИСЕ ЭЗЕННӘН

 – Аучыларга кайберәүләр кыргый хайваннарны, җәнлекләрне яратмаучы кеше буларак карый. Сезнеңчә, андыйлар хаклымы? – дип сорадым мин иң беренче итеп Екатеринадан.

 – Бу тормышта төрлесе очрарга мөмкин, браконьерлар да, кулына утлы корал алып, мәктәп балаларының җанын кыйган адәмнәр дә очрый. Без боларның капма-каршысы. Мин дә, әтием дә, йорт хайваннарын яраткан кебек, табигатьтә булган барлык җәнлекләрне бик тә яратабыз. Шундый сыйфатларың юк икән, үзеңне чын сунарчы итеп санама да, – диде ул. Аның сүзләрен әтисе: «Без табигать балалары, ул безне туендыра, файдалы ял итәргә мөмкинлек бирә», – дип җөпләп куйды:

– Кулыгызга курыкмыйча, ничек утлы корал алырга батырчылык иттегез? Әле, җитмәсә, кызыгызны да шул юлга күндергәнсез?

– Хәрби бурычын үтәгән нинди ир-егет ул кораллардан куркыр икән? Аннан бәлагә тарымыйча, дөрес куллана белү кирәк. Эчке эшләр органында, ә хәзер сак хезмәтендә эшләүче буларак, мин ау мылтыгын куллануга бик җаваплы карыйм. Беренче тапкыр ауга барган чакларымны искә төшерсәм, ул күбрәк табигатькә чыгу, ял итеп кайтуга тиң иде. Танышларым арасында киңәш сорардай тәҗрибәле сунарчылар да булмады. Төркем белән аулар оештыручы компанияләр барлыгын белеп, алар ярдәмендә тәҗрибәле сунарчылар белән аралашып киттем, осталыкка шулай өйрәндем,– ди Михаил. – Әтием ауга киткән саен, миңа бик тә моңсу була иде. Шулай зарлана торгач, 15 яшемдә ул мине үзе белән кабан дуңгызы аулаганны читтән карап торырга алып барды. Кыр буйлап ул көнне бик озак йөрдек, әтием бик зур ата кабан атып алып кайтты. Бу миңа нык тәэсир итте, бер айдан соң кабат ауга җыендык, мин– күзәтүче. Бу юлы әтием матур күл буена алып килгәч, миңа кызыграк булып китте. Балык тотарга түгел, кыргый үрдәкләр ауларга килүе булган икән. Кайткач, әнием үрдәк итеннән бәлеш пешереп ашатты. Шул баруымнан соң: «Әти кебек, мин дә сунарчы булам», – дигән катгый уй-хыял күңелгә кереп утырды.

– Ауга йөрүчедән сәфәргә зур әзерлек сорала торгандыр?

– Син аучы икәнсең, димәк, һәрьяктан әзерлекле булырга тиеш. Кулыңдагы коралны оста куллана белүдән башлап, җәнлекне, кош-кортны газапка салмыйча гына корбан итү. Мондый осталык бездә бар инде. Без хәзер кыргый хайваннарны, җәнлекләрне, кошларны тавышыннан да, эзеннән дә аерырга өйрәндек, – ди гаилә башлыгы. – Ау сәфәренә киемнәр, ашау-эчү хәстәрен күрү кызым карамагында.

– Чыннан да, урман-кырларга чыгып китәсең икән, аннан кайчан әйләнеп кайтачагыңны белеп булмый. Киемнәрне сезонына һәм нинди урынга, нинди хайваннарга, кошларга ауга баруга карап сайлыйбыз. Кыр буйлап чабып йөргәндә, киемнең җиңел, җылы һәм шул мохиткә якын булуы сорала. Аяк киемнәре дә уңайлы булырга һәм су кертмәскә тиеш. Дөрес, аларның иң яхшыларын алсаң, кесәң шактый калын булуы шарт. Без урта бәядәге киемнәр алабыз, әйтик, куртка белән чалбар, аяк киемнәре 25 мең сум тирәсе, эпикировкасы 5 меңгә төшә, – ди Екатерина. – Машина багажнигында һәрвакыт алмаш киемнәр, җылы кофта, носки, баш киемнәре йөртәбез. Болар безгә күп тапкырлар ярап куйды. Әлбәттә, палатка, термос белән чәй, су, аш җылыту, пешерү әйберләре, дарулар, элемтәгә керергә ышанычлы телефон, аучы пычагы, шырпы кебек әйберләрне алдан әзерлибез.

 

 КҮРШЕЛӘР ҖӘНЛЕКЛӘРГӘ БАЕРАК

 

– Сунарчылык, бик чыгымлы кәсеп икән, дигән фикергә килдем әле.

– Әйе, зур чыгымнар сорый торган хобби дияр идем. Машина да бензинны күп «ашый», тулы бактан тыш, үзебез белән өстәмә канистр алабыз. Сунарчылык белән кәсеп итүчеләр сезон ачылу белән ауга китәләр, ябылганда гына кайталар. Алар үзләренә зур файда эшли. Әмма без, ауга бару сылтавы белән, үзебезне һәм аучы этебезне табигать кочагына алып чыгабыз. Андагы хис-тойгыларны сүз белән генә аңлатып бетереп булмый. Монысы – аерым табыш, аны бернәрсәгә дә алыштырып булмый, – ди тәҗрибәле сунарчы.

– Бүредән курыксаң – урманга кермә, акча чыгармый торып, табышка өмет итмә, – диләр шул.

– Юлыбызга бүре чыкмаса да, аю очраганы булды, монысына шатландык кына, табыш белән кайттык. Татарстан урманнарында ау өчен билгеләнгән мәйданнар аз. Шуңа да күрше республика җирләренә барып чыккан чаклар да була. Анда ауларга рөхсәт ителгән кыргый хайваннар күбрәк, моның өчен акчаңны түләп махсус рөхсәт алу гына кирәк, – ди Михаил, бездәге урман һәм кырларда җәнлекләрнең кими баруына борчылып. – Элек бөртекле культуралар күкрәп үскән басуларны хәзер агачлыклар басып бара, кыргый хайваннарга азык юк.

– Елның кай вакытында ауга йөрисез?

– Без Россия кануннары кысаларында эш йөртәбез: ау сезоны ачылган һәм кулда рөхсәт кәгазе булу шарт. Гадәттә, июль ахырыннан башлап кар җиргә ныклап ятканчыга кадәр атнасына бер-ике тапкыр ауга чыгабыз. Киртәләп алынган махсус урыннардагы тояклы кыргый хайваннарны каланчадан торып атып алабыз. Анысы да – аучылыкның үзенчәлекле, чагыштырмача җиңелрәк бер төре. Сулыкларда, сазлы урыннарда кыр үрдәкләрен атып төшергәннән соң, безгә ярдәмгә килүче дүрт аяклы дустыбыз Гера бар. Кыр куянын «эләктерергә» дә аннан башка бармыйбыз. Аны тотканнан соң, этебезнең ничек шатланганын күрсәгез иде. Әлбәттә, хезмәте дә бәяләнә – аны тәмле ит белән туйганчы сыйлыйбыз, – диләр әтиле-кызлы сунарчылар. Екатерина этләрне биг-
рәк тә ярата, соңгы вакытта кинолог белгечлеген үзләштерә башлаган.

 

ДУҢГЫЗДАН КУРКЫП ТОРСАҢ...

 

– Чирле кабан дуңгызларыннан куркып, ветеринария хезмәткәрләренең йорт дуңгызларын күпләп юк иткәнен ишетеп торабыз. Атып алган дуңгыз итен ашарга курыкмыйсызмы?

– Мин үзем ветеринар белгечлегенә ия, шуңа да бу мәсьәләдә әтиемнең һәм башка аучыларның беренче ярдәмчесе. Кош-кортларны атып алгач та, мин эчке органнарында паразит авырулары юкмы, дип тикшереп карыйм. Кабан дуңгызлары, пошиларны егерь үзе тикшерә. Әлбәттә, дуңгыз итен саклык белән кулланабыз, ул трихинеллёз белән авырырга мөмкин. Бәхеткә, моңарчы чирле хайваннарга юлыкканыбыз юк.

– Сунарчы йортында һич югы поши мөгезе булмаса сәер тоелыр иде. Гаилә трофеегызда нәрсәләр бар?

– Без андый әйберләр туплауны максат итеп куймыйбыз, шулай да аю, кабан дуңгызы, матур мөгезле ата кыр кәҗәсе башлары бар. Мин шулар янында селәүсен башын да күрергә теләр идем. Әлегә аны туры китергәнебез булмады,– диде Михаил.

 – Ә минем, беләсезме, әтием һәм башка сунарчылар белән бергә бүреләр аулыйсым, шушы этебез белән фазан тотып кайтасым килә, – дип өстәде кыз.

 – Димәк, бу шөгыль сезне һаман саен үзенә ныграк тарта. Кыргый хайваннарны атып үтерергә ярамый, ул зур гөнаһ, дип әйтүчеләр бар. Сезнеңчә ничек?

– Кыргый хайваннарны яки җанварларны, аның аерым өлешләрен, башы, мөгезе өчен генә, йә булмаса кызык табып атучыларны гөнаһ эшләүчеләр исемлегенә кертергә буладыр. Әмма үзебезне андыйлар рәтенә кертмибез, – ди гаилә башлыгы. – Ул безнең яшәү рәвешебез, хатыным да бу гамәлебезне хуплый, безне имин, уңышлы ау теләп озатып кала, шатланып каршы ала.

 

Мәкаләнең дәвамын «Гаилә һәм мәктәп» журналының гыйнвар санында укый аласыз.

 Альберт САБИР

Фото гаилә архивыннан

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ