Чана-чаңгы шуганда сак булыгыз!
Кыш көне күпләр чаңгы-чана, тимераякта шуарга ярата. Кыш – актив ял, күңел күтәренкелеге һәм якты хис-кичерешләр кичерергә менә дигән вакыт. Әмма чаңгыда, сноубордта һәм тимераякта шуу шатлык кына китерсен өчен, куркынычсызлыкны истә тоту мөһим.
Табиб-травматолог-ортопед Айрат Хәсәновның киңәшләрен тотсак, кышкы күңел ачуларны күңелсезпекләр уратып узачак:
1. Тәнне җылыту – сыйфатлы разминка.
Салкында мускуллар һәм сеңерләр эластиклыгы кими. Буыннарны «җылыту» өчен бинада яки урамда 10–15 минутлык интенсив күнегүләрдән башлагыз. Бу сузылу һәм өзелү куркынычын киметә.
2. Кирәк-яракны сайлап алу һәм тикшерү.
Имгәнүдән саклану чаралары: һичшиксез шлем, тезлек һәм беләзек саклау кулланыгыз (бигрәк тә сноубордчылар өчен).
Аяк киеме: балтыр сөяген тыгыз итеп беркетергә тиеш.
3. «Куркынычсыз төшү» кагыйдәләре.
Күпчелек имгәнүләр туры кулларны алга куярга тырышканда була. Төркемләнергә өйрәнегез: иякне күкрәгегезгә кысыгыз да, бәрелүне бөтен тән мәйданына таратып, бер якка аварга тырышыгыз.
4. Кием һәм терморегуляция.
Күп катламлылык принцибын кулланыгыз: бу реакцияне акрынайта торган туңудан һәм өшүдән сакланырга ярдәм итәчәк.
Төп катлам( термобелье): тәннән дымны ала.
Урта катлам (флис): җылылыкны саклый.
Тышкы катлам (мембраналы куртка, чалбар): җилдән, кардан һәм дымнан саклый.
5. Трассаны һәм һава шартларын бәяләү.
Катлаулы тау битләренә әзерлексез чыкмагыз. Карның торышын исәпкә алыгыз: «мамык», боз һәм каткан кар төрле шуу техникасын таләп итә.
Шунысы мөһим: арыганлыкны беркайчан да игътибарсыз калдырмагыз. Күпчелек җәрәхәтләр көн азагында була, игътибар концентрациясе кими, ә мускуллар «тыгыла».





Комментарийлар