Логотип Магариф уку
Цитата:

Чиләбедә «КАНАТЛАР» дип аталган шигырь һәм моң кичәсе узды

28 сентябрь көнне Зәлия Әхтәмова белән Чиләбедә «КАНАТЛАР» дип аталган шигырь һәм моң кичәсе уздырдык дип хәбәр итә Чиләбедән Оксана Ильюп.

Бу  – былтыр ноябрь аенда Чиләбедә һәм быел гыйнвар  аенда Миәс шәһәрендә уздырылган "Шигырь вә каһвә" әдәби-музыкаль кичәләрнең дәвамы. Әмма алдагыларыннан аермалы буларак, әлегесе – театральләштерелгән тамаша. Җентекләп шигырьләр сайланды, сценарий төзелде, реквизитлар әзерләнде. Махсус бу чарага диеп каурый белән кара, патефон һәм винил пластинкалар сатып алынды. Шигъри кичәне уздырыр өчен  бик зәвыклы урын сайланды – "Һава" дип аталган лофт мәйданчык.

Шунысы рәхәт: бу кичәгә күрше шәһәрләр – Златоуст, Миәс һәм Екатеринбургтан да килгәннәр иде. Барысы бергә 35 кеше булды (мәйданчык сыйдыра алганнан биш кешегә күбрәк – билетлар сатылып беткәч тә, өстәмәләрне ясарга туры килде). 

Патефоннан тыш, чараны тере музыка бизәде. Гитарачы егетебез Давыд Камалов махсус Златоусттан килде, баянда – Эльдар Гыйбадуллин – Чиләбе татар халык театры җитәкчесе булды. Мини-спектаклебездән соң ачык микрофонда тамашачылар яраткан шигырьләрен сөйләде. Аннары кунакларны самавырлы мәтрүшкәле чәйләр белән сыйладык. 

Үзәнчәлекле форматта, гаять җанлы, искиткеч рәхәт, күркәм, зәвыклы шигырь һәм моң кичәсен уздырырга илһам биргән, даими дәрт өстәп торган Зәлиямә ихлас рәхмәтлемен!  Кырык эшен кырык якка ташлап, безнең чарага килгән һәр кунагыбызга аеруча зур рәхмәтләребезне белдерәбез! 

Дәвамлы булсын!

Фото: Гадилә Гафарова

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ