Логотип Магариф уку
Цитата:

Ефәк корты ничек кышлаган?

Соңгы елларда урманнарда агачларны ефәк корты (шелкопряд) басуы күзәтелде.

Шәрә калган агачлар һәммәбезне дә пошаманга салды.  Агулап кына бетереп булса икән дә үзен. Әле бит ефәк кортын агулыйм дип, тирә-юньдәге чишмәләргә, сулыкларга, умарта кортларына зыян салуың да бик ихтимал. СанПиН таләбе дә безгә моны искәртеп тора. 

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ТР Министрлар Кабинетында 15 апрельдән республикада урман утырту сезоны ачылу уңаеннан узган брифингта да телгә алды әлеге чакырылмаган кунакларны. 

–Урманнарны саклау максатында Баулы, Бөгелмә, Болгар, Азнакай, Лениногорск урман хуҗалыкларында 13,2 мең гектар мәйданда ефәк кортын юк итү буенча чаралар уздырылачак.Биологик препаратлар ярдәмендә эшкәртү җирдә дә, авиация ярдәмендә дә башкарылачак,–дип белдерде министр.– Бүгенге көндә белгечләр парсыз ефәк күбәләге булган урыннарны барлый. Тикшерүнең максаты – үзгәрешләргә, кыш чыкканнан соң ефәк корты популяциясенең сан һәм сыйфат ягы күрсәткечләренә бәя бирү.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ