Логотип Магариф уку
Цитата:

4 атналык сабыйларда коронавирус

Коронавирус башланып киткәндә табиблар COVID-19ны  балаларда җиңел яки аерым билгеләрсез генә үтеп китәчәк дигәннәр иде. Әмма вакытлар узу белән балалар арасында коронавирусның авыр очракларын да...

Коронавирус башланып киткәндә табиблар COVID-19ны  балаларда җиңел яки аерым билгеләрсез генә үтеп китәчәк дигәннәр иде. Әмма вакытлар узу белән балалар арасында коронавирусның авыр очракларын да терки башладылар. Хәзер әлеге вакыйганы контрольгә алу өчен бердәнбер мөмкинлек барлыгын, халыкны киңкүләм вакцинацияләү кирәклеген күрсәтәләр.  Коронавирус вакцинасын балаларда сынау әлегә үткәрелмәде, шунлыктан балаларга ковидтан прививка ясау мөмкин  хәл түгел. Шулай итеп, ата-аналарда үз балаларын әлеге чирдән ничек итеп саклау турындагы  сораулар артканнан-арта бара.
Фактларга караганда, балалар ковидның клиник билгеләре белән җиңел генә һәм сирәк авырыйлар. Әйтик, РФдә барлык авыручыларның 7 проценты гына балалар өлешенә тия.  Яңа туган сабыйлар коронавирус белән авырыйлармы дигән сорауга  рәсми статистика уңай җавап бирә.
Ни өчен балалар ковид чиренә аз бирешә дигән сорауга берничә гипотеза:
Баланың сулыш алу юлларында күзәнәкләргә  илтүче ACE2  рецепторлары бик аз һәм алар әле өлгермәгән;
Яңа туган сабыйда  вирусның бик күп төрләренә каршы көрәшүче иммун  җаваплар бар;
Бәләкәй чакта ук  үткәрелгән  кисәтү прививкалары төрле инфекцияләргә иммунитет формалаштыра.
Бала организмына SARS-CoV-2 вирусы  һава тамчылары һәм контактлы юл белән (әйберләр аша)  эләгә. Балаларда ковидның беренче билгеләре, өлкәннәрдәге кебек, инкубация чоры тәмамлангач, зарарланганнан соң бер атна узгач  барлыкка килә. Хәлсезләнгән иммунитет белән ул ике көнгә  калырга да мөмкин. Кагыйдә буларак,  сабыйлар авырып  7-11 көн узгач савыгырга тиеш.
Табиблар фикеренчә, нәниләрдә ковид чире аерым билгеләрсез һәм җиңел узуы белән куркыныч. Хәтәр инфекция гадәти салкын тию дип кабул ителә, ата-аналар исә табибка вакытында мөрәҗәгать итми. Нәтиҗәдә, баланың гомуми хәле кисәк начарая башлый. Ковидтан соң иң кыен өзлегүләрдән сабый пневмония,  бронхит, гайморит, миокардит кебек чирләр белән авырый. Бавыр һәм бөер чире барлыкка килә. Бер яшькә кадәрге сабый һәм 15 яшьтән узган үсмер  йөрәк-кан тамырлары, онкология, үпкә, диабет кебек чирләрдән интегә башларга мөмкин.
4 атналык сабыйларда коронавирус
Аналыкта чакта анадан сабыйга  йогышлы авыру күчүе әлегә теркәлмәгән. Коронавирус белән  зарарлану очраклары  барлык очракта да сабый туганнан соң теркәлә. Балаларның ковид белән зарарлану очрагы бөтен дөнья  буенча 5 процент тәшкил итә. Ковидлы пневмония авыру очрагы бик сирәк очрый. Авыр формада чирләү очрагы  тумыштан йөрәк өянәге булган балаларда  күзәтелә.
Бер елга кадәрге сабыйларда COVID- 19  турында нәрсә мәгълүм?
Бер айдан бер елга кадәрге сабыйларда яңа туганнарга кадәргеләр белән чагыштырганда  авыр уза. Бик еш ашказаны-эчәк  трактының бозылуы белән бәйле симптомнар күзәтелә. Күкрәк балаларында эч китү, күңел болгана, температура күтәрелүе  башлана. Сабый коры ютәл белән интегә, анда сулыш алуы кыенлаша. Борын канатларының кабарып чыгуы аның сулыш алуы авырлашуы турында сөйли.  Мондый очрак күзәтелгәндә кичекмәстән врач-педиатор  чакыртырга кирәк.
1 елдан 5 яшькә кадәр сабыйларда коронавирус
Бу яшьтәге сабыйларның  температурасы кисәк күтәрелә.  Ул киреләнә, елый башлый, холкы үзгәрә.
Балада коронавирус башлануын тою симптомнары:
Балада хәлсезлек күзәтелә, җиңелчә йөткерә, аппетиты югала, тамагы авырта, борыны тыгыла,  температурасы күтәрелә, сулыш алу ритмы һәм ешлыгы үзгәрә,  тын кысыла, күкрәк һәм күз авырта, эч китә, тел кызыл һәм алсу төскә керә. Үпкә кабару аеруча 2-5 яшьлек нарасыйларда очрый. 6 яшькә кадәрге нәниләрдә  чир аерым билгеләрсез үтә.
6 яшьтән 12 яшькә кадәрге сабыйлар
Әлеге яшьтә ковид белән авыру салкын тиюгә тартым: тамак авырта, борын тыгыла,  йөткерү күзәтелә, мускуллар, баш авырта. Элек йөрәге авырткан сабыйларда бу аеруча куркыныч тудыра. Төп симптомнар күзәтелмәгән очракта да, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 12 яшьтән өлкән балаларга Pfizer вакцинасы туры килүен белдерде. Россиядә 12-17 яшьтәге үсмерләргә вакциналарны  Н.Ф. Гамалей исемендәге Үзәк үткәрә. Махсус дарулар әлегәчә уйлап табылмаган.
Сабыйның коронавирус белән авыру ихтималын киметү өчен шәхси гигиена кагыйдәләрен катгый сакларга: кулларны еш юарга, антибактериаль салфеткалардан файдаланырга кирәк. Балаларның куллары белән битләренә, күзләренә кагылмавын контрольдә тоту,  саф һавада еш булуын, сулыш алу гимнастикасы ясауны, табиб-педиатор әйткән киңәшләрне  тиешенчә үтәүне  һәм, мәшәкатьләрегезне куеп торып,  үз балагызга игътибарлы булуны тәэмин итү зарур.
                                                   Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ