Логотип Магариф уку
Цитата:

Эльмира Галимова Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты җитәкчесе булды

Эльмира Галимова ТР Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры итеп билгеләнде. Яңа җитәкчене коллективка Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов тәкъдим итте, дип яза «Миллиард татар» сайты.

Аңа кадәр бу вазифада совет һәм Россия тарихчысы, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Гыйләҗев иде. Ул институтны 2015 елдан бирле җитәкләде. Галимова исә моңа кадәр белем бирү учреждениесендә театр һәм музыка бүлеге мөдире вазифасын башкарды.

Эльмира Галимова 1982 елда Чаллыда туган. И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесын һәм Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. Аның кандидатлык диссертациясе Пермь татарларының традицион музыкаль мәдәниятенә багышланган.

Искәртеп узабыз, элегрәк Илгиз Халиковның Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры вазифасына билгеләнүе турында хәбәр ителгән иде.

Эльмира Галимова белән безнең интервью: Эльмира Галимова: «Иҗат ул – көрәш»

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ