Логотип Магариф уку
Цитата:

Эльвира Солтанова туган телләрне өйрәтү буенча Россиянең иң яхшы 5 тәрбиячесе исемлегенә керде

19 сентябрь Казанның «Адымнар» полилингваль комплексында мәктәпкәчә учреждениеләр хезмәткәрләре арасында «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы – 2024» конкурсының йомгаклау этабы старт алды.

Бүген Казанның 99 нчы балалар бакчасы базасында сынауларның икенче көне.  Педагоглар балалар белән тел һәм мәдәнияткә багышланган дәрес үткәрделәр, балаларны социализацияләүнең һәм ата-аналарны тел өйрәнүгә җәлеп итүнең педагогик техникасын күрсәттеләр.


Берничә минут элек кенә Казанның 346 нчы  балалар бакчасы тәрбиячесе Эльвира Солтанованың туган телләрне өйрәтү буенча Россиянең иң яхшы 5 тәрбиячесе исемлегенә керүе билгеле булды.


Иртәгә, 21 сентябрьдә, соңгы сынау – мастер-класс булачак. Шулай ук җиңүче һәм призерларның исемнәре дә игълан ителәчәк. Тантаналы чара Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында РФ мәгариф министры Сергей Кравцов катнашында узачак.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ