Логотип Магариф уку
Цитата:

Фәнис Мөсәгыйтов: Тинчурин театры җайсыз җирләргә дә барып җитә – шундый миссия алдык

Ул моның өчен театрның җайлы урында гына йөрмичә, җайсыз җирләргә дә баруын, мөмкин булганның барысын да эшләвен әйтте.

Тинчурин театры үз алдына ерак авылларга да барып җитеп, халыкка профессиональ куелган спектакльләр күрсәтү миссиясен куйган.

«Кечкенә генә авылда яшәүче балалар да профессиональ дәрәҗәдә куелган спектакль карарга тиеш, алар театр караудан мәхрүм булырга тиеш түгел», - дип кистереп әйтте Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов театрның 2023 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясаганда

Ул моның өчен театрның җайлы урында гына йөрмичә, җайсыз җирләргә дә баруын, мөмкин булганның барысын да эшләвен әйтте.

«Кайбер авылларда «Пушкин картасы»н куллана да алмыйлар. Чөнки чыга алмыйлар. Без шундый авылларга якынрак булган мәдәният йортына килеп күрше-тирә авылларны җыярга тырышабыз», – дип театрның тамашачы җыю алымнары турында сөйләде директор.

Фәнис Мөсәгыйтов белдерүенчә, 2023 елда Тинчурин театры күрсәткән 355 спектакльне 90 меңнән артык тамашачы караган.

«Быел бик уңышлы ел булды. 2022 елга караганда да 10 миллион сумга күбрәк эшләнгән. Әйтик, 2019 елда театр 17 миллион сум акча эшләнгән булган», – дип театрның 2023 елгы эшчәнлеге турында сөйләде Тинчурин театры директоры.

«Елда 365 көн, димәк, һәр көн саен спектакль күрсәткән шикелле килеп чыга. Сәхнәдә бер спектакль барганда районнарда икенчесе күрсәтелергә мөмкин. Көнгә өчәр спектакль уйналган чаклар була», – дип дәвам итте ул.

Театр ерак авылларның исемлеген булдырган, алар белән элемтәгә кергән. Ед дәверендә театр әлеге авыл халкына спектакль карау мөмкинлеген тудырачак.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ