Логотип Магариф уку
Цитата:

Файдалы сәяхәт

Бу сәгатьләрдә Әгерҗе районының 9 нчы сыйныф укучылары Алабугада. Кем белә, бәлкем мәктәпне тәмамлауга аларның тормыш юлы  нәкъ менә Алабуга белән бәйләнер. Бүген анда районның һәр мәктәбеннән би...

Бу сәгатьләрдә Әгерҗе районының 9 нчы сыйныф укучылары Алабугада. Кем белә, бәлкем мәктәпне тәмамлауга аларның тормыш юлы  нәкъ менә Алабуга белән бәйләнер. Бүген анда районның һәр мәктәбеннән бишәр укучы  – барлыгы 50 бала сәяхәт кыла.

 
-Без инде “Алабуга Политех ”көллиятендә булып андагы уку-укыту шартлары белән танышырга өлгердек.  Хәзер шәһәрдән  10 км ераклыкта урнашкан «Алабуга»   сәнәгать-җитештерү  махсус икътисади зонасы объектларында йөрибез,- ди Әгерҗе мәгариф идарәсе башлыгы Василә Гарәфетдин кызы Сафиуллина.

 
Бер көнлек сәяхәтнең программасы  шактый кызыклы. Иртәге сигездән кичке алтыга кадәр алар  Aurus заводында булырга да, борынгы шәһәр урамнары буйлап узарга да өлгерәчәкләр. Иван Шишкинның Тойма елгасы ярында урнашкан мемориал йортында булу да гаҗәеп тәэсирләр калдырачак.   Тарихи шәһәрнең  рухын тою өчен узган гасыр трактирлары стилендә  җиһазланган   «Трактир» музей-театрына бару да артык булмаячак.

Әлбәттә инде әгерҗелеләр  каникул вакытында укучыларга шундый экскурсия оештыруда  ярдәм кулы сузган  районның башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Фәрит улы Нугаяновка бик рәхмәтлеләр.

Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ