Логотип Магариф уку
Цитата:

Фитыр сәдакасын бирү фарыз

«Рамазан ае төгәлләнгәндә, шушы ай бетәр алдыннан, уразабызны камил кылыр өчен безнең өстебездә тагын бер бурыч тора – ул фитыр сәдакасы бирү.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәллам фитыр сәдакасын бирүне фарыз кылды. “Ул 1 сагъ хөрмәдән, яки 1 сагъ бодайдан булсын. Ул ир-ат яки хатын-кызмы, кече яки олы яшьтә булсынмы, һәр мөселманга фитыр сәдакасын фарыз кылды.

Аны гает намазына чыкканчы, фәкыйрьләргә тапшыру фарыз булып тора (Бохари, Мөслим риваятьләре). Бу хәдис сәдаканы мескеннәргә, мохтаҗларга, күп балалы гаиләләргә, ятимнәргә бирелергә тиешлегенә дәлил булып тора.

Рамазан аенда ураза тотканда, уразабызның әҗерен киметә торган гамәлләр, кимчелекләр була. Без аларны сизмәстән эшләп куйган булсак, мәсәлән, карарга ярамаганны карадык, ишетергә ярамаганны тыңладык, сөйләшкәндә гайбәткә, буш сүзгә кереп киттек, фитыр сәдакасы шушы кимчелекләрне юкка чыгару, юу, чистарту, уразабызны камилләштерүгә сәбәп була.

Икенче хикмәте – гает көнендә фәкыйрь мөселманнар да куансын, ач утырмасын, тәмле ризыктан авыз итсен, бәйрәм итсен өчен бирәбез сәдаканы.

Бүген сәдаканы азык-төлек җыелмасы рәвешендә бирергә дә мөмкин. Тиешле 3 әр кг ярмаларны салып һәм өстәмә 1 килограмм он, сыек май, татлы ризыклар белән тулыландырсак, тагын да күркәмрәк. Сәдаканы ризык белән бирү пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәлламнең сөннәте булып тора. Акчасы булса да, ул ризык белән бирүне хуп күргән.

Аллаһ Тәгалә тоткан уразабызны кабуллардан кылсын. Фитыр сәдакасын дөрес итеп сәдака әһелләренә тапшырырга язса иде. Кимчелекле булган уразаларыбызны фитыр сәдакасы тапшырып, камил уразадан санаса иде. Аллаһ Тәгалә безне анадан туган бала кебек гөнаһларыбыздан чистартып, Рамазан аеннан соң да изгелекләр кылу мөмкинлеге бирсен. Тәүфыйк-һидаять биреп, шушы хак юлда, ислам динендә ихластан Аның Үзенә генә гыйбадәт кылырга һәм пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәлламнең сөннәте буенча яшәргә насыйп әйләсә иде”, – дип яза "Кызыл таң".
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ