Логотип Магариф уку
Цитата:

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы: пиротехниканы ничек дөрес кулланырга?

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе Яңа ел бәйрәмнәрендә пиротехника чараларын сак һәм дөрес кулланырга чакыра…

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе Яңа ел бәйрәмнәрендә пиротехника чараларын сак һәм дөрес кулланырга чакыра. Бу турыда «Татар-информ»да матбугат очрашуында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчесенең урынбасары Максим Трущин хәбәр итте.


«Пиротехника чараларын бары тик махсус кибетләрдән сатып алырга кирәк. Кулланыр алдыннан фейерверк һәм салютларның инструкциясен һәм саклау таләпләрен укып чыгу зарур. Пиротехниканы җылыткыч һәм электр җиһазларыннан читтә сакларга, балалардан яшереп куярга кирәк», — диде ул.
Трущин билгеләп үткәнчә, фейерверк һәм салютларны кулланыр алдыннан өстә электр чыбыклары һәм агачлар булмавын тикшерергә кирәк. «Әгәр дә пиротехника кабынмаса, аның янына 10 минут эчендә килергә ярамый, шуннан соң 24 сәгать суда тоткач кына чуплеккә ташларга ярый», — дип сөйләде белгеч. 

Искәртеп китәбез, быел Казанда Яңа ел төнендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә булу сәбәпле бәйрәм салюты булмаячак. Шуңа да карамастан, шәһәр халкы махсус мәйданчыкларда фейерверклар куллана алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ