Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гаилә коды: мөнәсәбәтләр турында»: Татарстанда яшь гаиләләрне үстерүгә юнәлдерелгән белем бирү сессиясе узачак

2024 елның 16-18 октябрендә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасы белән берлектә яшь гаиләләрдә мәхәббәтне саклауга һәм гармонияле мөнәсәбәтләр урнаштыруга багышланган проект сессиясе оештыра. Чара «Идел» яшьләр үзәгендә узачак. Проект сайтында сайлап алу узып, ир белән хатынның берсе 36 яшькә җитмәгән Татарстаннан яшь гаиләләр катнаша ала. Проект яшьләр өчен мөмкинлекләр булдыруга юнәлдерелгән һәм «Мәгариф» милли проекты кысаларында уза.

Проект сессиясендә катнашучылар ныклы һәм бәхетле мөнәсәбәтләр төзү һәм саклау турында серләр ача алачак. Илһамландыручы спикерлар, гамәли мастер-класслар һәм экспертлар ярдәме Сезгә гаилә тормышының нечкәлекләрен аңларга, нәтиҗәле аралашырга һәм конфликтларны хәл итәргә өйрәнергә ярдәм итәчәк.

«Ир белән хатынның һәркайсының яхшы мөнәсәбәте, үзара аңлашуы һәм ярдәм итүе – бәхетле, тату, имин гаиләнең нигезе. Нәкъ менә шуңа күрә без алмашка бөтен Россиядән гинекология, психология, педиатрия һәм репродуктология өлкәсендәге иң яхшы табибларны чакырдык», – дип сөйләде ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина.

ТР яшьләр эшләре министлыгы сайты материаллары буенча

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ