Логотип Магариф уку
Цитата:

Гаиләләр мәдәни чараларга күбрәк йөри башлаган

Узган ел белән чагыштырганда быел гаиләләр төрле мәдәни чараларга күбрәк йөри башлаган.

Саннар теленә күчсәк, узган елныкыннан утыз процентка күбрәк. Бу хакта Татарстан Мәдәният министры Ирада Әюпова Казан циркында оештырылган ел йомгакларына багышланган матбугат очрашуында хәбәр итте.


Элегрәк музейга бөтен гаилә белән бару тормышка ашмас  хыял иде. Чөнки ике балалы гаиләгә әлеге сәфәр кыйммәткә чыга. Хәзер исә, ата-ана музейга балалары белән рәхәтләнеп килә ала(балаларга бушлай). Элек музейларга йөрүне кыйбатсынган, өйдә генә утырган катлам да хәзер ядкярханәләргә йөрүне гаилә традициясенә кертеп җибәргән.


Гомумән мәдәният учреждениеләре быел бюджеттан тыш 2,5 млрд сум акча эшләгән. Узган ел бу сан 1млрд 700 сум тирәсе булган. Шуны да истән чыгармаска кирәк, әле ел тәмамланырга 1 атна вакыт бар...


Узып баручы елның унбер аенда мәдәни чараларга 84 5621 61 тамашачы барганлыгы мәгълүм. Музейларга исә, 11 млнга якын кеше килгән.
“Халык мәдәният учереждиниеләренә күбрәк килә башлады, - ди министр Ирада Әюпова.- . Китапханәләргә йөрүчеләр саны да артты. 2023 елның бер фестиваль көнендә Татарстан Милли китапханәсенә  8,5 мең кеше килде”.


Сүз дә юк, бу зур сан. Галиҗанәп китапка булган хөрмәт, ярату хисе шуларның яртысында гына булса да, бу куанырлык факт.


Бүген Казан циркында Татарстан Мәдәният министры узып баручы елга йомгак ясады. Алдагы 2024 елда башкарылачак эш-гамәлләр хакында да сөйләде.

Мөршидә Кыямова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ