Логотип Магариф уку
Цитата:

Гаиләләргә ярдәм итү өчен сайт ачылды

Татарстанда гаиләләргә ярдәм итүдә барлык чаралар турында мәгълүмат булган сайт ачылды.

Татарстанда яшәүче гаиләләр өчен барлык ярдәм чаралары турында мәгълүмат урын алган яңа сайт булдырылды. Республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева ТР Төбәк белән идарә итү үзәгендәге туры эфир (аның трансляциясе «ВКонтакте» социаль челтәрендә бара) вакытында шулай дип белдерде.

«Әлеге сайт кайсы учреждениегә мөрәҗәгать итәргә икәнен эзләп мәшәкатьләнмәс өчен, шәхсән минем өчен, гаиләм өчен нинди ярдәм чаралары каралганын һәркайсыбыз күрсен, кайда мөрәҗәгать итеп була, минем очракта нинди форматтагы документлар тапшырып булуын белеп тору өчен барлык чараларны, гражданнарның бөтен категорияләрен үз эченә алачак», – дип ачыклык кертте Фазлыева туры эфир вакытында.

family-tatarstan.ru сайты бүген эшли башлады. Бу – Татарстан гаиләләре өчен платформа. Анда республикада күрсәтелә торган барлык ярдәм чаралары турында мәгълүмат, шулай ук гаилә чаралары һәм конкурсларының анонслары бар.

Элегрәк Татарстанда Россиядә Гаилә елына багышланган чаралар планы раслануы турында билгеле булган иде. Аны узган елның ноябрендә Россия Президенты Владимир Путин игълан итте.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ