«Гаилә һәм мәктәп» журналының октябрь саны дөнья күрде
«Үзем дә, хатыным да әтисез үскәнгәдер инде, мин атаның гаиләдәге роленә бик зур урын бирәм.Балаларыма кечкенәдән үк яхшы әти булырга омтылдым. Безнең ике яктан да ярдәм итәрлек, кирәк чакта таяныч бу...
«Үзем дә, хатыным да әтисез үскәнгәдер инде, мин атаның гаиләдәге роленә бик зур урын бирәм.Балаларыма кечкенәдән үк яхшы әти булырга омтылдым. Безнең ике яктан да ярдәм итәрлек, кирәк чакта таяныч булырлык әби-бабайларыбыз юк, шунысы кызганыч. Аның каравы, балаларыбыз тулы гаиләдә үсә. Бу булачак шәхесне тәрбияләүдә бик мөһим. Кыз бала өчен дә, әмма ир бала өчен – бигрәк тә». Әти тәрбиясе җитми дип чаң суккан заманда арабызда менә шундый әти-әниләр, шундый мөгаллимнәр булуы яшәешебезгә ямь өсти. Шамил һәм Эльвера Шиһаповларның тәҗрибәсе бәлки күпләр өчен өлгегә әверелер.
Матурлык белән бергә янәшәбездә генә күпме фаҗига, яралы язмышлар да бар бит. Алексеевск районында әти-әниле килеш ятим исеме алган, чит гаиләгә эләгеп кыйналудан мәңгегә күзләрен йомган 9 яшьлек Жаннаның тарихы кемне генә битараф калдырды икән? Кечкенә кешенең олы фаҗигасе эзеннән журналист тикшерүен укыгыз.
«Эх мәктәпкә йөрми өйдә генә укы икән», дип хыялланучы балалар бардыр бәлки. Ә бит бу чынбарлык. Өйдә укыту турында сорауларга барлык җаваплар да бар безнең журналда. Шулай ук басмабыз битләрендә куллары белән матурлык тудыручыһөнәрле асыл затлар турында да, комсомол турында кызылы истәлекләр белән дә таныша аласыз.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Казанда грант иясе булган укытучыларның беренче форумы булды
Татарстанда грант иясе булган укытучыларның «Заман укытучысы: һөнәри үсеш һәм карьера» дип аталган беренче форумы булды. Чарада мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов катнашты. Бу хакта министрлыкны...

Татарстанда грант иясе булган укытучыларның «Заман укытучысы: һөнәри үсеш һәм карьера» дип аталган беренче форумы булды. Чарада мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов катнашты. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге көнне Казанда 708 гран иясе, район мәгариф бүлекләре башлыкларының укыту-методика эше буенча урынбасарлары, профсоюз вәкилләре очрашты. Форумның максаты – 2018/2019нчы уку елында грант иясе булган укытучыларның һөнәри үсешен һәм яшь укытучылар, шулай ук югары нәтиҗәләргә ирешүдә һөнәри осталыклары җитәрлек булмаган укытучылар белән остазлык эшчәнлеген оештыру.
Форумның беренче өлешендә грант ияләре «укытучы-эксперт», «укытучы-остаз», «укытучы-мастер», «өлкән укытучы» номинацияләре буенча фикер алышу мәйданчыкларында эшләде. Икенче өлештә ТР Фәннәр академиясендә пленар утырыш булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар