Гашүрә көнен ничек үткәрергә?
Мөбарәк Мөхәррәм аеның иң кадерле көне булып Гашүрә көне тора. Ул бүген, 15 июльдә, кояш баегач керә.
“Гашүрә көне дөнья яралтылу тарихында һәм пәйгамбәрләр тормышында мөһим вакыйгалар белән истәлекле. Мисал өчен, Мөхәррәм аеның унынчы көнендә сөекле рәсүлләребезгә җиңү һәм котылу бирелә. Бу көндә Аллаһ Раббыбыз Ибраһим галәйһиссәламне уттан коткара, Юныс галәйһиссәламне – дәү балыктан, Муса галәйһиссәламне – фиргавен һәм аның гаскәреннән, Ягъкуб галәйһиссәламгә исә Ул күрү сәләтен кайтара, Әюп галәйһиссәламгә дә авырудан шифа бирә һәм башкалар.
Гашүрә көне уңаеннан мөселманнар ураза тота. Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вәссәлам әйткән: “Гашүрә көнендәге ураза узган елның гөнаһларын гафу кылыр, дип өметләнәм” (“Сахих Мөслим”, №1162).
Мөхтәрәм дин кардәшләр! Аллаһ ризалыгы өчен ураза тоту сөннәт гамәл һәм Гашүрә көнендә иң хәерле гыйбадәт булып тора. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вәссәлам аны Гашүрәдән бер көн алдан һәм бер көн арттан тотарга чакырган. Раббыбыз безгә дин юлында күркәм гамәлләр кылырга көч һәм мөмкинлекләр бирсен иде!” – дип яза мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Комментарийлар