I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр съезды
25 мартта «Казан» милли мәдәни үзәгендә I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр (краеведлар) съезды эшләде.Съезд эшендә Татарстанның хөкүмәт әгъзалары, Дәүләт Советы депутатлары, җәмәгат...
25 мартта «Казан» милли мәдәни үзәгендә I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр (краеведлар) съезды эшләде.
Съезд эшендә Татарстанның хөкүмәт әгъзалары, Дәүләт Советы депутатлары, җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре, татар зыялылары, Россия Федерациясенең 35 төбәгеннән 250 делегат катнаша. Съездга килүчеләр арасыннан иң ерак төбәкләр – Иркутск, Красноярск, Новосибирск, Омск, Әстерхан өлкәләре һәм Казакъстан Республикасы. Иң зур делегацияи (Татарстаннан кала) гадәттәгечә ут күршебез Башкортостан Республикасыннан. Барлыгы 30 кеше.
Делегатларны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров сәламләде.
Съездга килгән кунаклар «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары белән дә танышты. «Чыннан да бик файдалы, балалар тәрбияләүдә таяныч булырлык басмалар бит болар»,– дигән фикерләр әйтте алар.
I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр съезды делегатлары арасында «Гаилә һәм мәктәп» журналы баш мөхәррире Ркаил Зәйдулла да бар иде. Без аның әлеге съездга карата фикерләрен уртаклашуын үтендек.
«Төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең мәртәбәле җыенын үткәрү милли тормышыбызда күренекле вакыйга. Аңа ихтыяҗ өлгереп җиткән иде инде. Татар халкы тупланып яши торган төрле төбәкләрдә энтузиастлар башлап җибәргән эш ниһаять, башкалабыздагы милли эшлеклеләрнең, тарихчыларның да игътибарын җәлеп итте. Аңарчы Казанда һәм Уфада шуңа охшаш җыелышлар булган иде инде. Әмма төбәк тарихчыларын бергә җыеп, зурдан кубып съезд үткәрү – беренче тапкыр. Төбәк тарихларыннан, аерым милли төркемнәрнең үткәнен барлаудан – татар халкының тулаем тарихы була да инде», – дип белдерде Ркаил Зәйдулла.
Комментарийлар