Логотип Магариф уку
Цитата:

Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә Тинчурин театры гастрольләре

Тамашачыларга күрсәтеләчәк спектакльләрнең берсе – быелгы сезонның премьерасы.

8-9 октябрь көннәрендә Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының гастрольләре узачак. Бу хакта К.Тинчурин тетрының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тинчуринлылар Түбән Кама шәһәренең Халык иҗаты йортында 8 октябрь 14.00 сәгатьтә «Таһир-Зөһрә» мәхәббәт турында риваятен (автор – Ф.Бурнаш, режиссер – З.Закиров), 18.30 сәгатьтә «Гомер буе сине көтәм»» мелодрамасын (авторы – И.Гали, режиссер – Р.Заһидуллин) күрсәтәчәк.

Тинчурин театрының Яр Чаллы шәһәренә гастрольләре шулай ук бер көн дәвам итәчәк. 9 октябрьдә автокаланың «Энергетик» мәдәният сараенда  – 14.00 сәгатьтә «Таһир-Зөһрә» мәхәббәт турында риваяте, 18.30 сәгатьтә «Гомер буе сине көтәм» мелодрамасы тәкъдим ителәчәк.

Фото: К.Тинчурин тетрының матбугат хезмәте 

Язмага реакция белдерегез

0

1

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ